news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы эшмәкәре кабат махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк илтергә җыена

Чаллы эшмәкәре кабат махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк илтергә җыена
Фото: Фәрит Зарипов

Чаллы эшмәкәре Фәрит Зарипов тагын махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар йөк илтәргә җыена. Аңа хәрбиләргә кирәк-яраклар тупларга туганнары, дуслары, эшмәкәрләр, мәктәп укучылары булыша. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

«Азык-төлек, медикаментлар, дронга каршы мылтыклар, окоп шәмнәре, кием-салым җыела. Хәзер анда пычрак, егетләргә аяк киемнәре дә артык түгел. Китерсәгез яисә акчалата ярдәм итсәгез яхшы булыр иде. Шөкер, изге эштән шәһәрдәшләр читтә калмый. Эльмира Мөҗәһитова дарулар китерде, тартма-тартма окоп шәмнәре китерүчеләр дә бар», – ди Фәрит Зарипов.

Ул солдатларга окоп шәмнәре ясаган, хатлар язган мәктәп укучылары белән очрашулар үткәрә. Анда ялга кайткан хәрбиләр дә катнаша.

Шундый очрашуларның чираттагысы 22нче мәктәптә булган. «Укучыларга хәрбиләрнең хис-кичерешләре, тормыш-көнкүрешләре турында сөйлим. Алар йотлыгып тыңлый. Хәрбиләр укучыларга да рәхмәтле. Балалар ясаган рәсемнәр, хатлар махсус хәрби операция зонасындагы егетләрнең күңелен нечкәртә», – ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100