news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы эшмәкәре 112 миллион сум салым түләмәүдә гаепләнә

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе «Особые детали» ҖЧҖ җитәкчесе Альберт Сәмигуллинга карата җинаять эше кузгатты. Ул зур күләмдә салымнар түләмәүдә гаепләнә. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, эшмәкәр салым декларацияләрен дөрес тутырмый. 3 ел буе документларга ялган мәгълүматлар кертә. Шул рәвешле 112 млн сум салым түләмичә янда калдыра. Эшмәкәрнең офисында һәм фатирында тикшерүләр үтте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot