Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы элеваторы корпусларының берсендә 36 яшьлек эшче һәлак булган
Бүген Чаллы элеваторы территориясендә гадәттән тыш хәл килеп чыккан, нәтиҗәдә бер эшченең гомере өзелгән. Бу хакта Тукай районы прокуратурасы хәбәр итә.
Бәхетсезлек очрагы бүген 09.00 сәгатьтә булган. Силос корпусларының берсендә технологик җиһазны тикшергән вакытта әлеге җиһаз 36 яшьлек останың аягын эчкә суырып алган. Ир-ат алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм каретасында җан биргән.
Фаҗига булган урынга район прокуроры Руслан Галиев килгән. Тикшерү эше оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз