Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы депутаты Җиңү паркында Иосиф Сталин бюстын урнаштырырга тәкъдим итте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Чаллы шәһәр Советы депутаты Татьяна Гурьева Автокаланың Җиңү паркында совет юлбашчысы Иосиф Сталинның бюстын урнаштырырга тәкъдим итте. Спикер шәһәр Советы утырышында шундый тәкъдим белән чыкты.
Гурьева белдергәнчә, бюстны 9 Май алдыннан урнаштырырга кирәк. Советлар Союзы нәкъ менә Сталин ярдәмендә Бөек Ватан сугышында җиңде, дип өстәде ул.
«Асылда, 9 Май – сәяси карашлары нинди булуга карамастан, бөтен халыкны берләштерә торган бердәнбер бәйрәм. Совет халкы бөек Сталин җитәкчелегендә Җиңү яулады, - дип искәртте ул. – Моннан күп еллар элек шәһәр халкыннан имзалар җыйган идек. Моны тагын кабатлаячакбыз. Шәһәрдә яшәүчеләр бюст урнаштыру өчен акча күчерер дип ышанам».
Парламентарий шулай ук совет юлбашчысының киләсе буыннар өчен югары ориентир, тынычлык һәм алгарыш символы булуын искәртте.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев әлеге уңайдан үз фикере булуын әйтте, әмма Гурьева инициативасына аңлатма бирмәде. «Коллегамның чыгышына аңлатма бирмим – мондый хокукым юк. Шулай да бу уңайдан үз фикерем бар», - диде шәһәр башлыгы.
- Чаллыда Сталинга һәйкәл куюлары хакында «Интертат» хәбәр иткән иде. Бу – Татарстанда совет юлбашчысына куелган беренче һәйкәл.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз