news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча аерым хастаханә төзелергә мөмкин

Чаллыда йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча аерым хастаханә төзелергә мөмкин

Чаллы депутатлары һәм эшмәкәрләре Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә кардиоваскуляр диагностикасын үткәрү өчен УЗИ аппараты бүләк итте. Ул йөрәк авыруларын иртәрәк ачыкларга ярдәм итә һәм операцияләрне җиңел ысуллар белән үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең баш табибы Марат Мөхәммәдиев шәһәр Советы депутатлары Марсель Төхвәтуллин, Руслан Нигъмәтулин һәм эшмәкәрләргә рентген-операция бүлеген күрсәтте. 3D-принтерда кан тамырларын ясап, пациентның кан тамырлары белән чагыштырып аңлатты.

Бүгенге көндә Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе Чаллыдан тыш, төньяк-көнчыгыш шәһәр-районнарына да медицина хезмәте күрсәтә. Хәтта Чаллыда йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча аерым хастаханә булдыру турында да уйлыйлар.

«Медицина хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Сәламәтлек саклау системасын яхшырту буенча алга таба да бергә эшләргә вәгъдә итәбез», - диде Чаллы Советы депутаты, «РОСТ партиясе» әгъзасы Марсель Төхвәтуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100