news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы дәүләт педагогика университетында студентлар Сабан туен бәйрәм иттеләр

Чаллы дәүләт педагогика университетында студентлар Сабан туен бәйрәм иттеләр
Фото: nabchelny.ru

Чаллы дәүләт педагогика университеты базасында дүртенче тапкыр студентлар Сабан туе узды. Уку йортында бу бәйрәмне традицион рәвештә университетның туган көне белән бергә билгеләп үтәләр. Бу хакта Чаллы шәһәренең Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе хәбәр итә.

Бәйрәм «Мәгариф: чынбарлык һәм перспективалар» XIII халыкара ачык педагогик форумы кысаларында узды. Чара бөтен Россиядән һәм башка илләрдән бәйрәмнең төп призлары өчен көрәшергә теләүче дистәләгән кешене җыйды, диелә хәбәрдә.

Катнашучылар кашыкка йомырка салып, капчык киеп, көянтә күтәреп йөгерүдә, салам тутырган капчыклар белән сугышуда, таяк һәм аркан тартышуда ярышкан.

Традицион рәвештә келәмдә төбәк батырлары очрашкан. Көрәштә абсолют батыр исеменә Чаллы дәүләт педагогика университетының физик культура һәм спорт факультеты магистранты Вера Гурбанов лаек булган. Икенче урынны Башкортстан вәкиле Рөстәм Галиев яулаган. Университет ректоры Әлфинур Галиәкбәрова аңа махсус бүләк — хәтер картасы, портатив аккумулятор, каләмнәр һәм педагогика университетының күкрәк билгесе кергән җыелма тапшырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot