news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы Башкарма комитеты шәһәрлеләрнең уртача пенсия күләмен әйтте

Чаллыда Өлкәннәр көне алдыннан шәһәрдә озак яшәүчеләр статистикасы һәм уртача пенсия күләме билгеле булды. Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Рамиль Хәлимов сүзләренчә, шәһәрдә 150 010 пенсионер яши. 129 меңнән артык кеше картлык буенча, ә 6 меңнән артык кеше инвалидлык буенча пенсиядә.

14 гражданның яше йөздән узган. Автошәһәрнең иң өлкән кешесе Василиса Шахматовага 104 яшь.

Шәһәрдә Бөек Ватан сугышының 872 ветераны һәм сугышта катнашкан 14 кеше яши. 2021 елның сентябреннән 2022 елга кадәр сигез ветеран вафат булган.

Бүген шәһәр буенча пенсиянең уртача күләме 17 940 сум 89 тиен.

Өлкәннәр декадасында Чаллы шәһәрендә илледән артык зур чара – күргәзмә, концерт, Өченче буын университетын ачу тантанасы һ.б. узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100