news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Татарстанда коммуналка тарифы иң түбән шәһәрләрне атады

Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов матбугат конференциясе вакытында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне формалаштыру тәртибен аңлатты. Шулай ук ул республикада иң түбән тарифларның кайда булуын әйтте.

Докладчы коммуналь хезмәтләргә тарифларны раслау ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты вәкаләтләренә керә, дип искәртте. Аларга газ, электр һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү тарифлары керә. Тарифларны индексацияләү 2022 елның декабрендә уздырылды, киләсе индексация 2024 елда булачак, ягъни тарифлар ел ярымнан артык гамәлдә булачак.

«Чаллыдагы тарифлар иң түбәннәр арасында. Әйтик, су белән тәэмин итүгә, ташландык суларны агызуга тарифлар башка шәһәрләр белән чагыштырганда иң түбәннәрнең берсе», - дип билгеләде докладчы.

Шулай ук Чаллыда җылылык тарифы республикада иң түбәннәрнең берсе. Әйтик, Зәйдә 1 Гкал җылылык энергиясе өчен тариф 2 367 сум тәшкил итә, Түбән Камада — 2 158 сум, Казанда — 2 136 сум. Автошәһәрдә тариф 2 093 сум тәшкил итә.

Спикер сүзләренчә, тарифларның артуына берничә фактор йогынты ясый. Барыннан да бигрәк, бу материалларга, энергия ресурсларына бәяләр арту, ремонтка мохтаҗ булган челтәрләрнең искерүе.

Сәлахов шулай ук татарстанлылар өчен барлык ташламалар һәм социаль ярдәм чараларының саклануын искәртте. 2022 елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча субсидияләрне 87 меңнән артык кеше алган, гомуми суммасы 712 млн сум тәшкил иткән. Әйтик, бер ай эчендә (декабрь) 81 млн сум.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100