news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы балалары арасындагы иң оста эшмәкәр билгеле

Чаллы укучылары җиләк-җимешләрдән как ясау, мәктәптә уку-кирәк яраклары сатучы аппарат урнаштыру, этләрне урамда йөртү, кием тегү, яңа туган балаларга кирәкле әйберләр җыелмасын, сәламәт туклану өчен ашамлыклар сату буенча бизнес-проектларын яклады. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Вадим Елкин белән Сергей Макаров Чаллының 60нчы мәктәбендә, югары сыйныфларда укый. Алар 7 ай дәвамында яшьтәшләре өчен төрле кызыклы урыннарда кичәләр оештыра. Phantom дип аталган бу проект белән егетләр шәһәркүләм «Мин эшмәкәр!» бәйгесенең финалына узды. Алар жюрига беренче чараны подвалда, ә соңрак 800 кешелек чара үткәргәннәрен, 30 кешедән торган команда туплауларын сөйләде. Билетларны 300 сумга саталар.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова җитәкләгән жюри барлык проектларның мөмкинлекләрен бәяләде. «Эшмәкәрлек лабораториясе» дип аталган проектта катнашучы балалар көч сынашты. Уку елы дәвамында 36нчы, 40, 60, 77нче мәктәпләрдән 90га якын укучы бизнес нигезләрен өйрәнде.

Тәҗрибәле эшмәкәрләр Руслан Нигматулин («Далини» компанияләр төркеме), Раил Миңнегалиев («СтройТраст»), Андрей Балта («Промвест»), Павел Евдокимов («Инжиниринг Плюс»), Лилия Шелест (PitСТОП), Светлана Сәйфетдинова ( Home office коворкингы), Эльвира Шәйхетдинова («Капитал Лайф Страхование жизни»), Диана Ерофеева алар өчен түләүсез дәресләр үткәрде. 

Беренче урынны Вадим Елкин белән Сергей Макаров яулады. Икенче урында 77нче гимназия укучысы Диана Цикало. Диана дизайн стикерларын, башка полиграфик продукцияне җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә, рәсемнәрне үзе ясый.

Өченче урынга «Ё.мое» проекты чыкты. 36нчы лицейда укучы Эвелина Сәйфетдинова, Анна Заботнова заказ бирүчеләрнең киемнәренә махсус буяулар белән рәсемнәр төшерә. Аларның инде үз клиентлары бар.

Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100