news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы балалар бакчалары һәм мәктәпләренә җылылык бирелә башлады

Бүген Чаллыда 132 балалар бакчасы һәм 87 мәктәпкә җылылык бирелгән. Бу хакта автошәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итә.

Тиздән күпфатирлы йортларның фатирларын да ягып җылыта башлаячаклар. Идарәче компанияләр җылылык бирергә әзер.

«Бу атнада һава температурасы төшсә, торак йортларны ягып җылыту эшләтеп җибәреләчәк. Идарәче компанияләрнең мондый мөмкинлеге бар», — дип билгеләп үтте түрә.

Элегрәк Чаллы мэры Наил Мәһдиев җылы һава торышында ни өчен җылылык бирүләрен аңлаткан иде.

Узган атнада Татарстанның барлык күпфатирлы йортларына ягып җылыту сезонына әзерлек паспортлары алынды. Шулай ук бүген Яшел Үзән торак йортларына җылылык бирелә башлавын хәбәр иттеләр. Бөгелмә районында ягып җылыту сезоны 4 октябрьдә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100