news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы Бакчачылык ширкәте махсус хәрби операциягә гуманитар йөк озатты

Чаллы Бакчачылык ширкәте дә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм җибәрде. Хәрбиләргә маскировка челтәрләре, коры ашлар, шәмнәр һәм башка кирәк-яраклар алып бардылар. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Гүзәл Шиһапова яза.

Әлбәттә инде бакчачылардан тәмле кайнатмалар, компотлар, салатлар да булган.

Әлеге йөкне Бакчачылык ширкәте җитәкчесе Виталий Быков җиңел машинага арба тагып илткән, дусты да булышкан. Күчтәнәчләрне Волчанск юнәлешендәге хәрбиләргә тапшырганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot