Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы ата-аналары өчен «Мәктәп туклануы» комбинатына экскурсияләр оештырылачак
Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә балаларга файдалы ризыклар ашатырга кирәклеген искәртте. Ул сәламәтлек саклау идарәсенә һәм Роспотребнадзорның Чаллы бүлегенә һәр мәгариф учреждениесендә дөрес туклану буенча ата-аналар җыелышлары һәм «Мәктәп туклануы» комбинатына экскурсия оештырырга тәкъдим итте. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.
«Ата-аналарны балаларны дөрес тукландырырга өйрәтергә кирәк. Укучылар аксым, углевод, майларга бай булган ризыклар ашарга тиеш. Чипсы, сникерслар ашап кына булмый. Балага балык һәм ул яратмаган башка файдалы ризыкларны ашатырга, аны беренче сыйныфтан ук дөрес тукланырга өйрәтергә кирәк», – диде шәһәр мэры.
Мэр фикеренчә, «Мәктәп туклануы» комбинаты бу эшне тиешенчә башкара. Ул ата-аналарны биредә ризык әзерләү процессы белән таныштырырга кирәклеген ассызыклады, график төзеп, комбинатка экскурсияләр оештырырга кушты. Тик бу эш комбинат эшенә тискәре йогынты ясарга тиеш түгел, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз