news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә кардиохирург Ренат Акчурин исеме бирелде

Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә кардиохирург Ренат Акчурин исеме бирелде
Фото: vk.com/bsmpchelny

Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә күренекле кардиохирург Ренат Акчурин исеме бирелде. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалады.

Учреждениенең исеме «Р.С.Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» дип үзгәртелә. Сәламәтлек саклау министрлыгы алдында якындагы ике ай эчендә медицина оешмасы уставын яңарту бурычы тора.

Ренат Акчурин виртуоз хирург, абруйлы галим, СССР һәм Россия Дәүләт премияләре лауреаты буларак билгеле. Илебездә һәм чит илләрдә аны кан тамырлары һәм кардиохирургиядә уникаль юнәлешләрне үстергән галим һәм белгеч буларак беләләр.

Ул дистә еллар дәвамында Татарстан белән тыгыз элемтәдә торды. Ренат Акчурин 2024 елның 6 октябрендә 79нчы яшендә вафат булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot