news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы артистлары Мәскәү Сабан туенда чыгыш ясарга җыена

Чаллы артистлары Мәскәү Сабан туенда чыгыш ясарга җыена
Фото: https://shahrichalli.ru/

6 июльдә Мәскәүнең «Коломенское» музей-тыюлыгында милли бәйрәм – Сабан туе узачак. Тамаша сәгать 11:00 башлана. Бәйрәм оештыруда гадәттәгечә Чаллы артистлары катнаша. Тулы бер делегация белән алар Мәскәүгә килде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Гөлия Ибәтуллина яза.

«Без «Берлин» кунакханәсендә тукталдык. Мәскәүдә кызу, +28 - +30 градус күрсәтә. Бүген +23 булыр дип көтелә, яңгыр булмый. Бу безнең өчен бик яхшы инде! Артык кызуда чыгыш ясавы да уңайсыз бит... Мәскәү Сабан туен Лилия Мортазина белән Илнур Гомәров алып барачак», – дип сөйләде безгә Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина.

Милли бәйрәмебездә шулай ук Чаллының танылган артистлары Равил Галиев, Лилия Букеева, Алинә һәм Динә Гарифуллиналар да чыгыш ясаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot