news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы активисты махсус хәрби операциядә катнашучыларга 200 кг чәкчәк җибәрде

Чаллы активисты махсус хәрби операциядә катнашучыларга 200 кг чәкчәк җибәрде
Фото: https://shahrichalli.ru/

Чаллы Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова махсус хәрби опреция зонасындагыларга тагын 20 кг чәкчәк ясап җибәрде. Бөтенесен исәпкә алсаң, 200 кг тула. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Гөлия Ибәтуллина яза.

«Махсус хәрби операция зонасына барысы 200 кг чәкчәк пешереп озаттык. Без – берничә битараф булмаган ханым белән «Мәдинә һәм аның командасы» дип исемләнгән түгәрәк оештырдык та, кичләрен чәкчәк пешерәбез. Һәм, беләсезме, бер кеше дә авырсынмый, киресенчә, барысы да бик теләп бу эшкә алына. Барысы да хәрбиләр өчен, барысы да Җиңү өчен! Боларны тыныч кына да сөйли алмыйм – тамагыма төер тыгыла, ирексездән елыйсы килә… Шәһәрдә битараф булмаган, хәрбиләр өчен янып торган кешеләрнең күп булуы сөендерә. Без чәкчәк пешергәндә дә изге теләкләр әйтә-әйтә, тизрәк тынычлык урнашсын, ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын дип теләп эшлибез», – ди Мәдинә Якубовна.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100