news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы активистлары хәрби госпитальләргә җибәрү өчен җылы аяк киемнәре тегә

Чаллы активистлары хәрби госпитальләргә җибәрү өчен җылы аяк киемнәре тегә
Фото: https://shahrichalli.ru/

Чаллыда Кама автомеханик техникумы хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә яраланып кайткан хәрбиләргә җылы аяк киемнәре тегә. Солдатлар үзләре сораган. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Лилия Хәбибҗанова яза.

«Безгә махсус хәрби операциядә кулы яраларган бер хәрби килде. Кулы ачык, өшеп йөри. Аларга Илизаров аппаратлары, төрле боҗралар куялар бит. Без аңа киеп куяр өчен җайланма тегергә булдык. Икенче юлы аягы яраланган дусты килде. Аңа да җылы аяк киеме тегеп бирдек. Аяк киемнәре бик уңайлы, болоннан ясалган, табанына җылы булсын дип иске дублёнкаларны кисеп җәябез. Планда шундый ук сапогиларны госпитальләргә дә җибәрү», - ди волонтёр, Кама автомеханик техникумы бухгатеры Дамира Юрина.

Техникум хезмәткәрләре атна саен шимбә көнне очраша. Бер бүлмәдә 4 тегү машинасы. Алар 9-17 сәгатькә кадәр тегү белән мәшгуль.

«Хәрбиләр өчен йоклау капчыклары, носилкалар, яңгырдан саклаучы плащлар да тегәбез. Соңгы тапкыр махсус хәрби операция зонасына флистан тегелгән 200 куртка, 100дән артык йоклау капчыгы, 50дән артык носилка тегеп җибәрдек», - ди Дамира Юрина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100