news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы активистлары махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтте

Чаллы активистлары махсус операция зонасындагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтте. Бу юлы алар солдатларга Иске Чаллы бистәсендә яшәүче Эдуард Чемкарев сатып алган генератор, азык-төлек, кием-салым, гигиена чаралары, маскировка челтәрләре, блиндаж шәмнәре, матраслар, дарулар тапшырды.

Моннан тыш, 430 полк хәрбиенә шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән транспорт чарасы алып бардылар.

Фото: © Чаллының Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Шәһәр хакимияте «Уңыш навигаторы» Социаль үзәге волонтерларына, Комсомол районы территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисләренә йөкне илткән өчен, шулай ук гуманитар ярдәм җыю һәм әзерләүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.

Хәрбиләргә ярдәм күрсәтүдә теләгән һәркем үз өлешен кертә ала. Ярдәмне түбәндәге адрес буенча күрсәтергә мөмкин: ГЭС, 8/7Б, 7 һәм 8 катлар, белешмәләр өчен телефон: 8 965 619 79 72, «Уңыш навигаторы» Социаль үзәге.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга якын акча бирелә. Бу республикада акчалата түләүнең артуы белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә дә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100