Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы активистлары махсус хәрби операция зонасына 21нче тапкыр китте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Чаллы активистлары Ольга Айдимирова белән Илгиз Сәгыйдуллин махсус хәрби операция зонасына кузгалдылар. Алар хәрбиләргә гуманитар ярдәм тапшырачак. Бу аларның 21нче сәяхәтләре. Азык-төлек, кирәк-яраклардан тыш, машиналарына мотоцикл да төяделәр. Махсус хәрби операция зонасында активистлар бер атна чамасы булырга планлаштыра. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Лилия Хәбибҗанова яза.
Искәртик, Территориаль иҗтимагый совет рәисе, эшмәкәр Илгиз Сәгыйдуллин гуманитар ярдәмне үз машинасы белән ташый. Юлда ватылып яткан чаклары да күп була.
«Гуманитар ярдәм ташып йөрүегез өчен күпме акча аласыз?» – дип сорыйлар миннән. Безгә беркем дә түләми. Барысы да үзебезнең кесәдән. Акчага барып кайтырга тәкъдим итсәләр, мин бармаячакмын да. Алай итеп йөрүчеләр дә бар. Бу аларның намусында. Мин – эшмәкәр. Атна-ун көнгә чыгып китеп, бизнесым аксый. Әмма үкенмим. Иң беренче урында – хәрбиләргә ярдәм итү бурычы», – ди Илгиз Сәгыйдуллин.
Ольга Айдимирова да хәрбиләргә ярдәм итәргә ашкынып тора. Сәяхәткә чыгар алдыннан аңа «Тимер» батальоны командиры «Фронтка ярдәме өчен» медален тапшырды. Гыйнварда Илгиз Сәгыйдуллин белән икесене «Тимер» батальоны һәм 430нчы полк хәрбиләре зурлаганнар иде.
«Баштарак минем хәрби операция зонасына баруымны гаиләм бөтенләй белми иде. Эш буенча Казанга укырга барам дип, чыгып китә идем. Шулай 3 тапкыр барып кайттым. Илгиз Алмасович: «Зур юлга чыгабыз. Ни генә булмас?! Туганнар белеп торырга тиеш», – диде. Аннан соң гел Казанга укырга йөрим дип, алдап булмый бит инде. Гаиләм аңламас дип, курыктым инде. Ирем риза түгел, әмма сүз әйтми. Барыбер үземчә эшләячәгемне белә», – ди Ольга Айдимирова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз