Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балык Бистәсендә Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган бәйрәм булды
Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында «Эх, гармуннар уйный белсәм...» кичәсе булды.
Халкыбызның милли җәүһәрләрен барлаган әлеге бәйрәм чарасының Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе җирле оешмасы һәм районның мәдәният бүлеге белән берлектә эшләнеп киң масштабка чыгуы зур игътибарга лаек иде. Бу хакта «Авыл офыклары» сайтында хәбәр ителә.
Мәдәният йорты каршындагы чуклар белән бизәлгән кышкы мәйданчык бирегә килүчеләрне гармун тавышлары белән каршы алды. Һәр җирдә бәйрәм рухы сизелеп тора. Бер читтә самавыр җырлый, шунда ук тәмле исен тирә-юньгә таратып коймак пешә... Янәшәдәге кар тавында балалар шуа.
Әнә милли киемнәрдәге керәшен кызлары һәм егетләре «Кодаларны каршы алу» күренешенә әзерләнә. Чигүле сөлгеләр белән бизәлгән атның юыртып кына кунакларны алып килүе, балаларны урам әйләндерүе дә гадәти, үз монда. Алан-Поляннан күчтәнәчләрен төяп килгән «кодалар» да озак көттермәде. Гореф-гадәтләргә, йолаларга туры китереп сәхнәләштерелгән күренеш шул рәвешле дәвам итте.
«Барыгызны да шушы күркәм чара белән тәбрик итәсем килә. Бәйрәмне шушы авылдан башлавыбыз юкка түгел, бу төбәкнең һәр чарада актив булуы, сәнгатьне яратуы мәгълүм. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында бүгенге проектка старт бирелде. Ул районның дүрт зонасында узачак. Иң мөһиме, гармун моңнары югалмасын. Ул безнең балаларыбызга, оныкларыбызга да барып җитсен. Һәрберегезгә исән-саулык, имин тормышлар телим, – дигән теләкләрен җиткерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Вафина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз