Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы 2025 елда махсус операция зонасына 450 тонна шефлык ярдәме җибәргән
2025 елда Чаллыдан махсус хәрби операция уздыру зонасына 449 тонналык 21 конвой шефлык ярдәме җибәрелгән. Бу хакта шәһәр советы сессиясендә Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, хәрбиләрне матди-техник яктан тәэмин итү буенча эш шәһәр предприятиеләре һәм депутатлар корпусы белән берлектә алып барыла.
Ярдәм чараларын координацияләү өчен Башкарма комитет структурасында профильле бүлекчә булдырылган. Шулай ук Чаллы шәһәренең «Махсус хәрби операция ветераннарының шәһәр советы» ассоциациясе дә эшли башлады. Оешманың җитәкчесе итеп шәһәр советы депутаты, полковник Шамил Әюпов билгеләнде, аның урынбасары итеп Тимур Носратов билгеләнде.
2025 елның июлендә 52 нче комплекста Ассоциация офисы ачылды. Ремонтланган бинада сигез штат берәмлеге булдырылган. Оешманың агымдагы елга бюджеты 14,4 млн сум күләмендә расланган, ә элек финанслау 7,2 млн сум тәшкил иткән. Ассоциациягә нигез салынганнан бирле хәрби хезмәткәрләрдән һәм аларның гаиләләреннән төрле мәсьәләләр буенча 400дән артык мөрәҗәгать кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз