Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы 1 миллиард сумга 80 яңа автобус сатып алачак
Чаллы мэры Наил Мәһдиев 80 яңа шәһәр автобусы сатып алу турында хәбәр итте. Машиналар шәһәргә этаплап кайтачак, финанслау биш елга бүлеп бирелә.
«Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 1 миллиард сум бүлеп бирә – ел саен 200әр миллион сум, – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы. – Без транспорт хезмәте күрсәтүне яхшыртырга телибез, без моңа омтылабыз».
Техника белән «КАМАЗ» тәэмин итәчәк. Мәһдиев сүзләренчә, һәр автобус шәһәргә 18 млн сумга төшәчәк. «Уңайлылык өчен түләргә кирәк», - дип өстәде мэр.
Бүгенге көндә Чаллыда маршрутларга 135 автобус чыга. Наил Мәһдиев сүзләренчә, маршрут челтәренең тулы канлы эшләве өчен кимендә 200 машина кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз