news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

CалаваTikлар милли бәйрәм – Сабантуй турында җыр чыгарды

Бүген интернетта «СалаваTik»ларның «Әйдә, киттек, Сабантуйга!» җырының видеосы чыкты. Җырның сүзләрен танылган шагыйрь, журналист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин иҗат иткән, көен композитор, виртуоз-баянчы Рамил Курамшин язган.

«Июнь ае балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә көтеп алынган бәйрәм ае. Нәкъ июньдә халкыбыз яраткан милли бәйрәм – Сабантуйны билгеләп үтә. Сабантуйга багышлап беренче җыр гына чыгаруыбыз түгел. Моннан ике ел элек Руслан Чернов сүзләренә, Лилия Муллагалиева көенә язылган «Сабантуй» җырының видеосы чыккан иде. Ул 112 мең карау җыеп өлгерде», – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Быел видеода милли уеннарга өстенлек биреп, аларга басым ясарга тырышканнар. «Ул уеннарны балалар аеруча ярата бит. Җыр күңелле, шул ук вакытта мәгънәле килеп чыкты. Тамашачыларыбыз да үз итәр дип ышанабыз» – ди Зилә Фәйзуллина.

«СалаваTik» мәктәбе укучылары чыгарылыш кичәсеннән соң, җәйге каникулларга китсә дә, төркем артистлары тулы куәттә эшли. Оештыручылар нияте буенча, җәй айларында нәни артистлар концертлар белән чыгышлар ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100