news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чакмагышта танылган сәнгать әһелләренең иҗади мирасын барладылар

Чакмагышта танылган сәнгать әһелләренең иҗади мирасын барладылар

Башкортстанның Чакмагыш районы мәдәният сараенда танылган татар шагыйре, журналист Марис Нәзировны һәм аның тормыш иптәше – билгеле җырчы, композитор Фәүзә Гәсакированы искә алу кичәсе узды. «Пар канатлы нурлы иҗат» исеме белән үткән хәтер һәм кадер кичәсендә сәнгать әһелләренең якыннары, иҗатташ дуслары һәм район җитәкчелеге катнашты.

«Тамашалар залы тулы диярлек, чөнки Марис абый белән Фәүзә апаны барысы да яратты, шигырьләрен һәм җырларын яратып тыңлыйлар иде. Алар мәдәниятебез өчен бөек шәхесләр. Үзем дә Марис абыйның шигырьләрен укыйм, безнең клуб артистлары аларның җырларын бик еш башкара. Аларны гел искә алабыз. Фәүзә Гәсакирова – Чакмагыш районы гимны авторы, аны әлегә кадәр җырлыйбыз. Балалар сәнгать мәктәбендә дә балаларга бу данлы шәхесләребез хакында сөйлиләр, иҗатларын өйрәтәләр», – диде Чакмагыш районы башлыгы Реканс Ямалиев.

Реканс Ямалиев Марис Нәзиров һәм Фәүзә Гәсакирова истәлегенә районда иҗади конкурс үткәрү кирәклеген дә әйтте. «Бу гаилә – район үсеше өчен күп хезмәт куйды. Тырыш шәхесләр иде», – дип сөйләде ул.

Кичәне татар хатын-кызларының Башкортстандагы «Сәхибҗамал» иҗтимагый оешмасының Чакмагыштагы бүлекчәсе җитәкчесе Луиза Ишморатова һәм оешманың әгьзасы – БР атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Шәймөхәммәтова оештырып алып барды. Чакмагыш үзәк китапханәсе «Кеше китә, җыры кала», «Очмыйча түзеп кара» дигән күргәзмәләр тәкъдим итте.

Районның «Игенче» газетасы каршындагы «Чакмагыш чаткылары» әдәби берләшмәсе вәкилләре: Рәзифә Сәхапова, Сәмига Низаева һәм Ясирә Нәбиева

  • Мариc Нәзиров (1949 елның -2013) – журналист, шагыйрь, РФ һәм БР Журналистлар, Язучылар берлекләре әгъзасы. Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2004). 1949 елның 4 августында Башкортстан АССР Чакмагыш районы Каракөчек (хәзерге Үрнәк) авылында туган. Чакмагышның «Игенче» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшләгән. Уфада татар телендә чыгучы «Кызыл таң» газетасында 20 елга якын хезмәт куйган. 1995 елның мартында «Тулпар» журналына күчә, баш мөхәррир урынбасары булып эшли.
  • 2000—2002 елларда ТР Аксакаллар Шурасының БР һәм Урал төбәгендәге вәкаләтле вәкиле-референты, Бөтенроссия «Мәгариф» фонды Башкортстан бүлекчәсенең «Мәгърифәт» нәшрияты әдәби мөхәррире, баш мөхәррире, «Башкортстан» газетасының Чакмагыш, Дүртөйле, Илеш, Бакалы районнары буенча үзхәбәрчесе булып эшли. 2002 елның мартыннан Чакмагыш районының «Игенче» газетасы баш мөхәррире була, БР Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсен җитәкли.
  • Фәүзә Гәсакирова – БР атказанган мәдәният хезмәткәре. 1975 елдан район мәдәният йортында балалар хоры җитәкчесе булып эшли башлый. 1982 елдан бирле Чакмагыш музыка мәктәбе директоры була (1986 елдан – балалар сәнгать мәктәбе). 1980-1985 елларда – Казан дәүләт мәдәният институтында читтән торып укый. Фәүзә Гәсакирова – күп җырлар авторы. 1996 елда Казанда «Бәллүр язмыш» аудиоальбомы, 1998 елда «Очмыйчы син түзеп кара» дигән икенче аудиоҗыентыгы дөнья күргән. 2001 елда балалар өчен җырлар белән «Саумы кояш» өченче альбомы чыгарылган.
  • Бүгенге көндә Марис Нәзировның исемен мәңгеләштерү максатыннан күпкырлы эшчәнлек алып барыла. Ул баш мөхәррир булып эшләгән «Игенче» редакциясе диварына мемориаль такта эленде. Шулай ук әдипнең остазы, абруйлы журналист һәм күренекле язучы Әгъдәл Низаев оештырган «Чакмагыш чаткылары» әдәби берләшмәсенә Марис Нәзиров исеме бирелде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100