Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чакмагышта шагыйрә Руниза Даутованың иҗат кичәсе һәм туган тел укытучылары семинары булды
Башкортстанда урнашкан Чакмагыш районындагы Иске Калмаш авылы мәктәбендә районкүләм татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары үткәрелде. Семинар эше башланыр алдыннан «Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы» дигән мактаулы исем иясе, районның күренекле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Руниза Даутова белән иҗади очрашу узды. Очрашу форматында барган әдәби кичә «Нурга күмеп яшик дөньяны!» дип аталды.
- Руниза Даутова – мәгариф тармагының хезмәт ветераны, билгеле шагыйрә һәм районның «Игенче» иҗтимагый-сәяси газетасы редакциясендәге «Чакмагыш чаткылары» әдәби берләшмәсе әгъзасы. Аның шигырьләренә танылган композиторлар көйләр иҗат итә, җырлары төрле дәрәҗәдәге концертларда башкарыла.
«Мин гомеремне педагогикага багышлаган кеше. Әлеге очрашу, семинар искиткеч җитди һәм матур әзерлек белән оештырылган иде. Күренеп, сизелеп тора: мәктәптә туган телгә, нәфис әдәбиятка карата ихтирам һәм сөю тәрбияләнә. Укытучылар да, килгән кунаклар да хәйран калдылар. Укучы балалар туган телдә яттан сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде. Коллегаларым белән күрешү, үзара тәҗрибә уртаклашу да онытылмас кичерешләр калдырды. Мәрхүмә әнием Бөек Ватан сугышына кадәр укытучылар әзерли торган училищега кергән булган, тик укып чыгу насыйп булмаган. Ул фронтка киткән», – дип сөйләде Руниза Даутова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Фото: «Татар-информ» өчен Дилбәр Булатова тәкъдим итте
Әңгәмәдәш билгеләп үткәнчә, мөгаллимә булып китүенә, аның укытучылар нәселеннән булуы да йогынты ясаган. Хәзерге вакытта ветеран укытучының укучылары аның хезмәт юлын дәвам итәләр. Шулай ук филология бүлеген тәмамлаган укучылары Гөлара Арсланова, Дилбәр Булатова һәм Ирина Вәлиуллина – журналистика, телевидение өлкәсендә танылган шәхесләр.
Шагыйрә белән очрашуда Башкортстанның атказанган матбугат һәм массакүләм чаралары хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе һәм «Тулпар» журналының проза бүлеге мөхәррире Дилбәр Булатова катнашты һәм фикерләре белән уртаклашты.
«Руниза Нәҗип кызы безне Калмашбаш мәктәбендә бишенче сыйныфтан башлап татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән укытты. Утызлап укучысына һөнәри юл сайларга булышты. Ул дәресләр белән генә чикләнми, сыйныфтан тыш чараларга күп вакыт бүлә иде: татарча спектакльләр куябыз, сәнгатьле укырга өйрәнәбез, төрле конкурсларда катнашабыз. Биредә аның Стәрлетамак мәдәни-агарту техникумын тәмамлавы да ярдәмгә килгәндер. Бүген җыр жанрында уңышлары өчен дә һөнәри белеме алшарт булып тора. Җырлары тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителә. Укытучыма иман ныклыгы, сәламәтлек, иҗади табышлар телим!» – ди ул.
Руниза Даутова әдәби мәйданга ничек килүен дә сөйләп үтте. «Укучыларыма рәхмәтлемен, гел элемтәдә, хәбәрләшеп торабыз. Иске Калмаш мәктәбенең татар теле укытучысы Рәйфә Макулова да – минем укучым, аны үземнең урынга калдырып хаклы ялга чыктым. Бик тырыш һәм сәләтле ул. Әдәби иҗатыма килгәндә, мин зур югалтулар һәм сынаулардан соң шигърияткә килеп кердем. Җыр дөньясына композитор Альфред Якшимбетов алып килде мине. Махсус хәрби операциядәге егетләребез рухын күтәрү өчен дә фронтка «Атсын җиңү таңы» дигән җыр язып җибәрдек. Җырларымда, шигырьләремдә тормыштан алынган вакыйгалар, кичерешләр тасвирлана», – ди ул.
Чарада Уфадан шагыйрә һәм язучы Резеда Шакирова да катнашты һәм каләмдәшенең иҗатын югары бәяләде. Очрашу азагында «Китап» нәшрияты мөхәррире Дилбәр Әхтәмова, ветеран укытучыга Башкортстан татарлары конгрессының Рәхмәт хатын тапышырды. Ул аңа милләткә күрсәткән олы хезмәтләре өчен бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз