news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чакмагышның «Лада» ансамбле Өлкәннәр көне уңаеннан концерт күрсәтте

Чакмагышның «Лада» ансамбле Өлкәннәр көне уңаеннан концерт күрсәтте
Фото: «Игенче», Илсөяр Гайсина

Башкортстанда урнашкан Чакмагыш районының балалар сәнгать мәктәбенең «Лада» эстрада-инструменталь ансамбле якынлашып килүче Өлкәннәр бәйрәме хөрмәтенә концерт куйды. Ул «Чын күңелдән мәхәббәт белән һәм баш иеп» дип аталды. Тамаша район мәдәният йорты алдында үтте. Оештыручылар билгеләвенчә, әби-бабайлар яшьлек чорларындагы җырларын ишетүгә үк биюгә чыкканнар, вальс биегәннәр.

«Өлкәннәр сүзе — акыл үзе» дип юкка гына халык әйтми. Чыннан да өлкәннәребезгә карата ихтирам, аларны зурлау һәрвакыт мөһим. Бергәләп җыр-моң патшалыгына сәяхәт иттек. Өлкәннәребез тормышы – үзе бер үрнәк, яшьләр өчен маяк! Аларның тырыш, фидакарь һәм ялкынлы хезмәте белән бүгенге матур яшәеш-көнкүрешебезгә нигез салынган. Аларның ил-көн иминлегенә куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, баш иеп концерт номерлары бүләк итәсебез килә», – дип ассызыклады танылган музыкант, пианистка һәм Чакмагыш балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Зөлфия Низаева-Назаргулова «Татар-информ» хәбәрчесе белән аралашканда.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Шулай ук әңгәмәдәш ансамбльнең 2 дистә елдан артык эшләвен билгеләп китте.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Безнең 20 елдан артык үткәне булган «Лада» ансамбле – үткәннән киләчәккә матур адымнар белән атлый. Репертуарыбыз да бик бай, аннары төрледән-төрле клавиша, кыллы һәм тын белән моңнар чыгара торган инструментлар бербөтен булып кушылганда – искиткеч бит ул. Коллектив та бик талантлы», – ди ул.

Өлкәннәрне Чакмагыш балалар сәнгать мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова бәйрәм белән котлады һәм теләкләрен әйтте. Концерт барышында сәнгать мәктәбенә йөрүче укучылар да чыгыш ясады, дефиле да булды. Шулай ук Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм хезмәт ветераны Илсөяр Шәймөхәммәтова үзенең шигырен укыды.

news_right_1
news_right_2
news_bot