Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чакмагышның Гаилә ялы паркында авыл артистларының концертлары башланып китте
Башкортстанның Чакмагыш районы Гаилә ялы паркында авыл мәдәният учаклары әзерләгән концерт программалары башланды. 2 гыйнварда беренчеләрдән булып үзәк чыршы сәхнәсендә Үрнәк, Иске Калмаш, Бәшир һәм Калмашбаш авыл Советы үзешчәннәре чыгыш ясады. Үрнәк авыл Советына кергән Аблай авылы мәдәният йортын җитәкчесе Лида Шәяхмәтова-Кодаярова мондый Яңа ел тамашаларының бер матур традиция булуын билгеләде. Ә район үзәгендәге «Заря» хуҗалыгы хезмәт ветераны Розалия Исламова үзенең хис-кичерешләре һәм фикерләре белән уртаклашты.
«Һәр елны безнең бәрәкәтле Чакмагыш җирлегендә Яңа ел бәйрәмнәре шаулап-гөрләп үтә. Күптөрле чаралар белән истә кала. Быел безнең «Заря» авыл хуҗалыгы кооперативы җигүле атлары районкүләм бәйгедә 2нче урынны яулады. Бик шатбыз, ел саен беренче булмас, ә болай хуҗалыгыбыз алдынгылыкны бирә торганнардан түгел. Үзем тумышым белән Үрнәк якларыннан булам. Бүген концертка авылдашларымның чыгышын да тыңларга, алар өчен горурланырга килдем. Оныклар, балалар белән Яңа ел шәһәрчегенә чыгу бик күңелле. Ат елында ат шикелле җигелеп эшләргә, яңадан-яңа уңышларга ирешергә язсын. Ил-көннәр имин булсын», — диде Розалия Исламова ул «Татар-информ»га.

Чара барышында Яңа ел, туган як, мәхәббәт һәм бәхет турында төрле җырлар яңгырады. Тамашачылар уеннарда катнашып Кыш бабай һәм Кар кызы бүләкләренә ия булды. Кыш бабай ролен Калмашбаш авыл мәдәният йортыннан виртуоз-гармунчы, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәвис Сабитов башкарды. Шулай ук Киндеркүл авылы мәдәният йорты җитәкчесе Раушания Гәрәева «Дусларга» җырын җырлады, аңа гармунда тормыш иптәше, авыл хуҗалыгы тармагы алдынгысы Самат Гәрәев аккомпаниатор булды. Аннары Көсәкәй авылыннан танылган гармунчы Рәсүл Сәфиуллин да җыр-моңнар белән гармунда уйнап сәхнә тотты.
«Яңа елллар котлы булсын! Барлык халыкка исәнлек-саулык, гаилә бәхетләре телим. Күкләребез аяз, дөньялар тыныч булсын. Шундый күңелле концертларда ел дәвамында очрашып торырга язсын», — диде Рәвис Сабитов.

Лаеклы ялдагы хезмәт ветераннары Сәмига Низаева, Зифа Әюпова һәм Рәзифә Сәхапова исә биредә бәйрәм рухы булуын әйттеләр һәм артистларга чыгышлары өчен рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.
«2025 ел үзенең уңышлары, мәшәкатьләре белән артта калды. Без инде Яңа елга аяк басканда аңа азмы-күпме нәтиҗә ясыйбыз. Кайсы тармакны алсак та, һәрберсендә районыбыздагы үз эшенең осталары хезмәт куя. Әлеге концертта да бәйрәм рухы хөкем сөрә. Районда бер генә чара, бер генә бәйрәм дә мәдәният хезмәткәрләреннән башка узмый. Ә үзешчән артистларыбыз — сәхнәнең йөзек кашы. Кайда гына чыгыш ясасалар да, тамашачыларның кайнар алкышлары моңа яхшы дәлил. Башкалар ял иткән вакытта алар, күңел җылысын кызганмыйча, халыкка хезмәт итә, матурлык бүләк итә», — диде алар.
- Авыл үзешчәннәре әзерләгән концертлар бәйрәм ялларында көн саен булачагын хәбәр итә оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз