news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чакмагыш сәхнәсендә өлкән буыннар иҗат бәйгесендә «Катык тәмләү» тамашасы күрсәтелде

Чакмагыш сәхнәсендә өлкән буыннар иҗат бәйгесендә «Катык тәмләү» тамашасы күрсәтелде
“Шаранские просторы”

Башкортстанда «Мин сине яратам, тормыш!» (Я люблю тебя, жизнь!) дип аталган өлкән буыннар иҗат фестивале уза. Чакмагышта бәйгенең зона этабы узган. Анда Шаран районыннан килгән «Яшь йөрәкләр» татар фольклор ансамбле «Катык тәмләү» театральләштерелгән чыгышын тәкъдим иткән, дип яза «Шаранские просторы»

«Яшь йөрәкләр» —Чакмагыш сәхнәсендә 

Фото: © «Шаранские просторы»

Тамаша сценарие буенча, авыл көтүе кайткач, хуҗабикәләр сыер сөтеннән әзерләгән ризыклары белән мактаныша, башкаларга да күрсәтә, тәкъдим итә.

«Тамашачылар да, жюри әгъзалары да авыл тормышы атмосферасына чумды, үзләренең балачаклары, әбиләре янында үткәргән җәйге ялларын хәтергә төшерделәр. Йолаларыбыз, татар халык гореф-гадәтләрен саклау максатыннан күп чаралар үткәрүе өчен ансамбль җитәкчесе Әлфирә Әхмәтовага зур рәхмәт», — дип яза «Шаранские просторы» сайты.

Фестивальнең зонага сайлап алу турында Шаран, Әлшәй, Бакалы, Благовар, Бәләбәй, Бүздәк, Дәүләкән, Еремеевск, Туймазы, Чакмагыш районнары һәм Октябрьск шәһәре өлкән сәнгатькәрләре сәхнә тоткан. Аларны Россиянең атказанган, Башкорстанның халык артисты Нәзифә Кадыйрова җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяләгән.

Чакмагыш авылы мәдәният йорты концерттан трансляция алып барган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100