news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чакмагыш районы һәвәскәрләре «Көтү каршылау» фольклор композициясен тәкъдим итте

Чакмагыш районы һәвәскәрләре «Көтү каршылау» фольклор композициясен тәкъдим итте
"Игенче"

Башкортстанның Чакмагыш районы Үрнәк авылы һәвәскәр артистлары «Талантларның мең төсе» район фестивалендә «Көтү каршылау» фольклор композициясен күрсәтте. Бу хакта «Игенче» сайтында Денис Мансуров яза.

Раушания һәм Самат Гәрәевлар гаиләләре белән сәхнәдә – парлап та, гаилә башлыгы ялгыз гына да, кызлары Чулпан да җырладылар.

Көсәкәй авылыннан Сафиуллиннар гаиләсе дә сәхнә тота: Рәсүл Сафиуллин кубызда уйный, бу көнне чыгыш ясаган халык уен кораллары ансамбленең җитәкчесе дә ул. Кызы Рәсүлә тамашаны алып барды, энекәше Айгиз исә театраль күренештә катнашты.

Биюче кыз-егетләр халыкка «Уйна, гармун», «Кунак каршылау», «Чиккән сөлге», нәни артистлар «Әннәги-геннәги» биюләрен күрсәттеләр. Биюләрне куючы Роза Габделисламова үзе дә башкорт биюе «Мәүлиха»ны башкарды. «Өч буын», «Ахирәтләр» биюен дә алкышлап кабул итте тамашачы.

Театрлаштырылган бу тамашада яшьләрнең мәхәббәт тарихы да, 95 яшьлек карчыкның моң-зарлары да, күршеләрнең аралашуы да урын алган, дип яза «Игенче» сайты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100