Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чакмагыш музеенда укытучы һәм шагыйрә Сәрия Вахитованың шәхси картиналар күргәзмәсе эшли

Башкортстанның Чакмагыш районы музеенда, озак еллар татар һәм башкорт теле укытучысы булып хезмәт куйган шагыйрә, «Чакмагыш чаткылары» әдәби берләшмәсе әгъзасы Сәрия Вахитова картиналарыннан шәхси күргәзмә бара.
«Картиналар төшерү белән бәләкәй чактан ук мавыктым. Иң башта каләм, акварель белән төшерә идем. Әтиемнең бик матур итеп сырлап шкафлар, урындыклар һәм өстәлләр эшләве дә тәэсир иткәндер, мөгаен. Ә менә 40 яшьтән соң ничектер киндергә майлы буяулар белән төшерү теләге туды. Районыбызның талантлы рәссамы һәм Чакмагышның балалар сәнгать мәктәбе мөгаллимәсе Айгөл Рудин кызы Кудрявцевага мөрәҗәгать иттем. Өлкән яшьтәге кешеләрне җыеп рәсем төшерү серләренә өйрәтүен үтендем. Һәм иҗатны яраткан апалар белән «Илһам» клубы ачып җибәрде ул. Эштән соң кич белән өйрәтә башлады безне», – дип сөйләде Сәрия Вахитова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Әңгәмәдәш шулай ук картиналар төшерүгә аны туган ягы гүзәллеге, аның халкы илһамландыруын ассызыклады.
«Үзеннән-үзе рәсем төшерәсе килә бит ул. Клубның исеме дә «Илһам» бит! Миңа нәрсә соң ул илһам? Ул миңа көч бирә торган бер энергия. Туган ягым табигатенә сокланып матур пейзажлар туса, якташларым белән горурланып матур портретлар барлыкка килә. Мәсәлән, минем укучым – «Еврей» позывнойлы Денис Вәлиәхмәтов махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Аңа батырлыгы өчен Жуков медале бирелде. Һәм укучым белән чиксез горурланып аның портретын яздым. Горурлык, ватанпәрвәрлек хисе белән илһам килә», – ди ул.
«Илһам» клубына йөрүчеләр һәм шәхсән Сәрия Вахитова төшергән сурәтләре белән төрле күләмдәге конкурсларда һәм фестивальләрдә җиңүләргә ирешеп торалар. Шулай ук аларның эшләре Уфа шәһәрендәге авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә дә тәкъдим ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз