Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чакмагыш гимназиясендә язучы Люция Әблиева белән очрашу булды
Башкортстанның Чакмагыш районы гимназиясендә танылган шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Люция Әблиеваның иҗат кичәсе үтте. Язучы гимназиянең I сыйныф укучылары белән очрашты. Сыйныфның җитәкчесе – Алия Әхмәтҗанова, ә чараны туган телләр укытучысы Зәбидә Сираева оештырган.
«Минем сүзләргә язылган «Токмач кисәм» дигән җыр «Шаян ТВ» конкурсында лауреат булган иде бит. Клибы да бар. Татар халык ризыкларына багышланган шигырьләрем дә байтак. Шул турыда сөйләшик, файдалы эш тә эшлик дигәч, бик теләп риза булдылар. Очрашу бик ошады, бала-чага да актив булды. Гимназиядә туган телгә, әдәбиятка, туган як язучыларының иҗатын өйрәнүгә олуг игътибар бирелә. Гомумән, Чакмагыш яклары – туган ягым, шуңа күрә дә анда үткән һәр очрашу кичәсе минем өчен аеруча кадерле», – дип белдерде Люция Әблиева «Татар-информ»га.

I сыйныф укучылары Әблиеваның шигырьләрен яттан укыды, шулай «Туган тел» җыры башкарылды. Моннан тыш, Люция Әблиева укучылар һәм укытучылар алдында лирик башкорт биюе белән чыгыш ясады. Алга таба ул укучыларга татлы күчтәнәчләр өләште, уку йортына китапларын бүләк итте.
Чарадан соң Чакмагыш районының үзәк «Шәйморатов штабы»на махсус хәрби операциядәге якташларга җибәрү өчен ярдәм дә тапшырылды. Урындагы волонтерлар штабына өй токмачы, консервалар, балалар язган хатлар, рәсемнәр һәм язучының китаплары китерелгән.

-
Люция Мәснәви кызы Әблиева (Бәдретдинова) 1962 елның 21 августында Башкортстанның Чакмагыш районы, Тозлыкуш авылында туа. Югары белемле хокук белгече буларак, гомерен Дәүләт күзәтчелеге органнарында хезмәт итүгә багышлый, РФ хезмәт ветераны. Татарстан һәм Башкортстан матбугатына актив яза, әдәби бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулый. Иҗат җимешләре «Интертат» электрон газетасында да дөнья күрә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз