Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә узачак «Чәк-чәк Фест» бәйрәмендә милли тәм-томнар белән таныштырачаклар

Чәк-чәкне ничек әзерлиләр, ни өчен төрле төбәкләрдә бу татлы ризыкны төрлечә пешерәләр һәм ничек итеп чәк-чәк татар туйлары һәм бәйрәм өстәлләренең төп символына әйләнгән? Болар турында «Чәк-чәк Фест» татлы бәйрәмендә сөйләячәкләр.
Бәйрәм 3 октябрь көнне 17.00 сәгатьтә Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты Көнчыгыш мәдәни үзәгендә узачак. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чараны Россия мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» Халыкара стандартлаштыру һәм сертификатлаштыру үзәге оештыра.
Бу көнне Көнчыгышны өйрәнү институтында «Хәләл» җитештерүчеләре балалар, әти-әниләр һәм барлык катнашучыларга чәк-чәк татар милли ризыгын тәкъдим итәчәк. Шулай ук, башка күп төрле кондитер тәм-томнары булачак. Аларның һәммәсен тәмләп тә, сатып та алырга мөмкин булачак.
Чара барышында шулай ук сувенирлар, милли, дини һәм балалар әдәбияты тәкъдим ителәчәк.
Бәйрәм программасында концерт, викториналар, уеннар, мастер-класслар, лекцияләр, дусларча чәй эчү күздә тотыла.
Нәниләр өчен Мәскәү татарлары автономиясе тарафыннан милли әкият герое Ак бүре белән иҗади киңлек әзерләнә. «Татар телен Ак бүре белән өйрәнәбез» мультфильмы геройлары белән бергә татарча яңа сүзләр һәм әйтемнәр өйрәнергә мөмкин булачак.
Бәйрәмгә керү ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз