news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Чәчәкләр китерегез Тукайга...» шигырь укучылар бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды

«Чәчәкләр китерегез Тукайга...» шигырь укучылар бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кичә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Габдулла Тукай исемендәге XVI Бөтенроссия «Чәчәкләр китерегез Тукайга...» шигырь укучылар бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.

Чара быел дүрт бөек датага – Габдулла Тукайның 140 еллыгына, Россия Халыклары бердәмлеге елына, Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгына һәм М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортының 85 еллыгына багышлана.

Габдулла Тукай исемендәге укучылар конкурсы 2011 елдан бирле үткәрелә. Быелгы конкурс темасы – «Чәчәкләр китерегез Тукайга...». Катнашучылар Габдулла Тукай әсәрләрен, шулай ук шагыйрьгә багышланган башка авторларның әсәрләрен һәм үзләренең иҗат эшләрен тәкъдим иттеләр.

Бәйгенең район этапларында (2025 елның 2 октябреннән 31 октябренә кадәр узган) Татарстанның барлык район һәм Россия төбәкләреннән 681 мәктәптән 1424 укучы катнашкан.

Татарстан районнары һәм Россия төбәкләренең этап җиңүчеләре, шулай ук урта һәм югары уку йортлары студентлары өчен конкурсның Республика этабы 2026 елның 20-22 апрелендә Казандагы М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында узган. Барлык сайлап алу этабы буенча 157 җиңүче ачыкланган.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Җиңүчеләр исемлеге:

«Россия Федерациясе төбәкләрендә татар телен саклау һәм үстерү»:

1 урын: Бархаева Ландыш Владиславовна – Свердлау өлкәсе, Әртә районы, Әртә-Шигере авылы

1 урын: Шакаева Мәдинә Харисовна – Тверь шәһәре

2 урын: Вахитова Виктория Рафис кызы – Свердлау өлкәсе,Түбән Серга районы, Шәкүр авылы

3 урын: Котдусова Лилия Илдар кызы – Түбән Новгород өлкәсе, Кызыл Октябрь районы, Яндавишча авылы.

3 урын: Вахитов Айдар Рәдиф улы – Пермь крае, Урда районы, Искеавыл авылы

«Шәхси иҗат» – Татар поэзиясен пропагандалау өчен махсус бүләк:

Вәлиев Арсен Айрат улы – Балык Бистәсе районы

Хәлиуллин Рүзил Рафис улы – Әлки районы

Хөснетдинов Кәбир Марат улы – Кайбыч районы

9-11 сыйныф укучылары:

2 урын: Моратова Иркә Илнар кызы – Әлки районы

2 урын: Садыйков Камил Рифат улы – Казан шәһәре

3 урын: Габидуллин Эмиль Рөстәм улы – Баулы районы

3 урын: Галиева Камилә Илшат кызы – Мөслим районы

3 урын: Валиева Наилә Рөстәм кызы – Яр-Чаллы шәһәре

2 урын: Нагуманова Полина Айратовна – Нурлат районы

Татар поэзиясен пропагандалау өчен махсус бүләк:

Альбертян Азалия Валентиновна – Спас районы

Сукиасян Самвел Эдгарович – Казан шәһәре

Шавкуева Хатимат Андиевна – Яңа Чишмә районы

5-8 сыйныф укучылары:

1 урын: Дәүләтшина Камилә Айратовна – Казан шәһәре

1 урын: Нуруллин Ислам Илфар улы – Мөслим районы

2 урын: Сәлахиев Салават Рафаэль улы – Балтач районы

2 урын: Габделбаров Ранил Рөстәм улы – Арча районы

3 урын: Закиров Мостафа Марс улы – Казан шәһәре

3 урын: Каримжонова Робия Отабековна – Бавлы районы

3 урын: Мөбарәкшина Фатыйма Мөхәммәт кызы – Балык Бистәсе районы

Татар поэзиясен пропагандалау өчен махсус бүләк:

Галәвиева Алия Алмаз кызы – Әтнә районы

Харисов Хәмзә Илнар улы – Әлмәт районы

Макаров Даниэль Сергеевич – Тәтеш районы

1-4 сыйныф укучылары:

1 урын: Мадьярова Нәзилә Илзир кызы – Мөслим районы

1 урын: Мусин Булат Илнур улы – Балык Бистәсе районы

1 урын: Хәбибуллин Арслан Рөстәм улы – Биектау районы

2 урын: Зиннәтуллин Данис Рөстәм улы – Казан шәһәре

2 урын: Галимова Саидә Илдар кызы – Казан шәһәре

3 урын: Әхмәтвәлиев Данияр Илнар улы – Теләче районы

3 урын: Шишкин Илья Сергеевич – Яңа Чишмә районы

3 урын: Фәтхетдинова Диләрә Наил кызы – Лениногорск районы

«Татар поэзиясен пропагандалау өчен махсус бүләк»:

Буланова Изабелла Михайловна – Нурлат районы

Гатауллин Гадел Илнар улы – Апас районы

news_right_1
news_right_2
news_bot