news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чәчәк түтәлләрендә автомобиль тәгәрмәчләрен кулланган өчен 5 мең сумга кадәр штраф яный

Автомобиль тәгәрмәчләрен төзекләндерүдә кулланырга, аларны чәчәк түтәлләрендә һәм башка декор элементлары буларак кулланырга ярамый. Моның өчен 5 мең сумга кадәр штраф яки җинаять җаваплылыгы яный ала.

Ничәмә еллар бакчаларның бизәге булып торган бу шиналар сәламәтлек өчен зыянлы. Шуңа ул махсус полигонда утильләштерелергә тиеш. Алар зарарлы химик матдәләрдән торган материаллардан ясалган. Шуңа аларны көнкүрештә кулланганда көчле канцерогеннар, агулы парлар җиргә һәм башка урыннарга сеңәләр.

Шиналарны бакча яки биләмәләрне матурлауда кулланган өчен штраф карала. Гражданнарга – 2 меңнән 3 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 10 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф янавы бар. Шәхси эшкуарлар өчен штраф суммасы – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 100 меңнән 250 мең сумга кадәр, яисә мондый предприятиеләрнең эшчәнлеге өч айга кадәр туктатылырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot