news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чабаксарның күз табиблары Татарстан балалар йортларындагы сабыйларның күзләрен тикшерәчәк

Иртәгә балаларның күзләренә диагностика Казанның Идел буе районы балалар йортында (Агроном урамы, 14 нче йорт) узачак.

ТР Сәламәтлек саклау, ТР Мәгариф һән фән министрлыклары, профессор Е.Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсе чакыруы буенча, Чабаксарның «Күз микрохирургиясе» клиникасы офтальмологлары республика балалар йортларында балаларның күзләрен тикшерәчәк.

18-22 апрель көннәрендә күз табиблары ата-ана назыннан мәхрүм һәм ятим саналган 200 дән артык баланың күрү сәләтен тикшерәчәк. Авырулар ачыкланса, дәвалау билгеләячәкләр, югары технологияле операция кирәк булса, Чабаксарга юлланачаклар, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Татарстанда балаларның күз авырулары диагностикасы хәйрия проекты түбәндәге балалар йортларында узачак. Яшел Үзән районы Нурлат балалар йортына бүген, ягъни, 18 апрель бару ниятләнгән.

Казанның Идел буе районы балалар йортына (Агроном урамы, 14 нче йорт) – 19 апрель, Лаеш шәһәре Космонавтов,2 урамында Лаеш балалар йортына – 20 апрель, Чистай шәһәре, Нариманов урамы, 58 йорт адресы буенча Чистай балалар йортына – 21 апрель, Әлмәттә К.Цеткин, 54 адресы буенча Әлмәт балалар йортына 22 апрель көнне күз табиблары киләчәк.

Офтальмологиядә мобиль диагностика комплексларын куллану идеясен «Күз микрохирургиясе» комплексына нигез салучы академик С.Федоров үстергән. Күчмә комплекс, урыннарга барып, күзләрнең сәламәтлеген тирәнтен тикшерү мөмкинлеге бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100