news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чабаксарга ракета һөҗүмендә өч кеше зыян күргән

Чувашиягә ракета һөҗүме вакытында өч кеше зыян күргән. Бу хакта социаль челтәрләрдә төбәк башлыгы Олег Николаев хәбәр итте.

Ике зыян күрүче уртача авырлыктагы җәрәхәтләр алган. Тагын берсе җиңелчә җәрәхәтләр алган, ул инде өенә кайтарып җибәрелгән. Хәзерге вакытта кешеләрнең тормышына берни дә янамый.

«Украина Кораллы көчләренең безнең төбәккә чираттагы һөҗүм омтылышы – ул террорчыларның көчсез ачуы, алар фронтта уңышка ирешә алмагач, тылда тыныч кешеләрне куркытырга тырышалар. Бу провокацияләр безне сындырмаячак, ә бары тик бердәмрәк итәчәк», - дип билгели Олег Николаев.

news_right_1
news_right_2
news_bot