Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чабаксарда Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан чаралар узды

«Каюм Насыйри институты» мәгариф-мәдәни үзәге Чуашстан Республикасының башкаласы Чабаксар шәһәрендә күренекле татар галиме, мәгърифәтче, этнограф Каюм Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан чаралар үткәрелде. Мәдәни үзәк тарафыннан уздырылган дәресләрдә 500дән артык студент, мәктәп укучылары һәм педагоглар катнашты.
Мәктәп укучылары һәм студентлар Татарстан гербындагы канатлы барс, Корбан, Ураза гаетләре, татар бәйрәмнәре, бөек шагыйрьләр иҗаты турында күп яңалыклар белделәр, хәтта Татарстан территориясе буйлап аккан елгаларның географиясен искә төшерделәр. Сорауларга җавапларны заманча технологияләр кулланып эзләделәр: татар мәдәнияте, тарихы турында күбрәк белү өчен телефондагы QR-кодны сканерларга кирәк иде.
Викторина нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар белән бүләкләнделәр, ә мәктәп укучыларына истәлекле бүләкләр – Каюм Насыйри портреты төшерелгән календарьләр тапшырылды.

Фото: «Каюм Насыйри институты» матбугат хезмәте
Чуваш дәүләт университетының рус һәм чуваш филологиясе, журналистика факультеты деканы Алена Иванованың презентациясе студентлар арасында аерым игътибар җәлеп итте. Ул Каюм Насыйри тормышы һәм казанышлары турында сөйләде, аның татар мәдәнияте һәм фәне үсешенә керткән өлеше белән таныштырды.

Фото: «Каюм Насыйри институты» матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз