news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чабаксарда БПЛА һөҗүменнән соң зыян күрүчеләр саны 14кә җитте

Иртәнге пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә Чабаксарда зыян күрүчеләр саны 14 кешегә җитте, алар арасында бер бала да бар. Бу хакта Чуашия вице-премьеры Владимир Степанов хәбәр итте. Моңа кадәр 9 кеше зыян күрүе турында мәгълүмат бирелгән иде.

«Оператив мәгълүматлар буенча 11:00 сәгатькә Чабаксарда бүгенге БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр саны 14 кешегә кадәр артты, шул исәптән бер бала. Аларның барысы да кирәкле медицина ярдәме ала. Ашыгыч хезмәтләр нәтиҗәләрне оператив рәвештә бетерә һәм халыкның иминлеген тәэмин итә», – дип язды Степанов үзенең Telegram-каналында.

Зыян күргән йортларның торышын һәм китерелгән зыянны бәяләү өчен шәһәр администрациясе каршындагы махсус комиссияләр эшли башлый.

news_right_1
news_right_2
news_bot