Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чабаксарда «Болгар» мәчетенә янкорма төзү эшләрен дәвам итү өчен ярдәм сорыйлар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Чабаксарда «Болгар» мәчетенә янкорма төзү эшләрен дәвам итү өчен ярдәм сорыйлар. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Кадерле дин кардәшләр! Чабаксарда «Болгар» мәчетендә янкорма - ябык веранда төзү дәвам итә. Бу мәхәллә кешеләре салкын көнне ачык һавада яисә яңгыр астында намаз укымасын өчен эшләнелә. Төзелеш эшләре зур темплар белән алып барыла. Эш зур, җитди һәм матди яктан чыгымлы. Бу изге эштә көчегездән килгәнчә катнашырга чакырабыз. Безгә сезнең ярдәм кирәк», - диелгән хәбәрдә.
Ярдәм итү өчен Саклык банкы счеты 2202 2061 4072 7632 яисә 937-004-01-23 телефоны буенча Ильяс хәзрәт Сафияновка мөрәҗәгать итәргә була.
Белешмәләр өчен телефон: 927-995-40-30 (мәчет имам хатыйбы Хәбир хәзрәт Ханов).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз