news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чабаксарда Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең юбилеена багышланган конференция булды

Чабаксар шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды.

Конференциядә Чувашия Республикасы хакимияте органнары вәкилләре, республика дин әһелләре, фән эшлеклеләре һәм күрше төбәкләрдән килгән кунаклар катнашты. Чувашия мөфтие, Россия мөселманнары Диния нәзәрәте рәисе, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов исеменнән сәламләү сүзләрен аның урынбасары Илдар хәзрәт Гайнетдинов укыды. Бу хакта Чувашия Республикасы Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлбир хәзрәт Крганов үзенең юлламасында конференция комитетына, Яковлев исемендәге Чувашия дәүләт педагогика университеты ректорына конференцияне оештыруга ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук конфессияара мөнәсәбәтләрне саклау, халык мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау кирәклеген әйтте.

Фәнни-гамәли конференциянең пленар өлешен «Татарстан туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте» Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының туган якны өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты башлыгы, профессор һәм Татарстан атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов башлап җибәрде.

Шулай ук ул Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән доцент, Чувашия педагогика университетының Ватан һәм гомуми тарих кафедрасы мөдире Андрей Берманга, университет коллективына, Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбулловка сәламләү сүзләрен җиткерде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Сәламләү һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләгәннән соң Яковлев исемендәге Чувашия дәүләт педагогика университеты ректоры белән Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100