news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чабаксарда авыру мөселманнарга азык-төлек җыелмалары һәм фитыр сәдакасы тараттылар

Ураза бәйрәме хөрмәтенә Чабаксар шәһәренең «Болгар» мәчете имамы Хәбир хәзрәт Ханов һәм мәчет мәхәлләсенең ревизия комиссиясе рәисе Равил Исмәгыйлев авыру мөселманнарга азык-төлек җыелмалары һәм фитыр сәдакасы таратты. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар шулай ук Коръән аятьләрен укыды һәм авыр сынаулар вакытында ярдәмгә мохтаҗ һәркемгә исәнлек теләп дога кылды.

Мәчет җитәкчелеге фитыр сәдакасы тарату юлы белән ел саен халыкка социаль ярдәм күрсәтүчеләргә ихлас рәхмәтен җиткерә. «Аллаһы Тәгалә бу изге эштә катнашкан һәркемгә ярдәм итсен», - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100