news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чабаксар шәһәренең «Болгар» Җәмигъ мәчетендә Корбан мәҗлесе узды

Корбан бәйрәменең мөбарәк көннәрендә Чабаксар шәһәренең «Болгар» Җәмигъ мәчетендә мәрхәмәт һәм бердәмлек рухы белән тулы булган корбан мәҗлесе үткәрелде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Чувашия мөфтие, Чабаксар шәһәренең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ильяс хәзрәт Сафиянов инициативасы һәм фатихасы белән мәҗлескә өлкән яшьтәге хөрмәтле мәхәллә ир- атларын һәм хатын-кызларын җыйдылар. Бу көн бөек бәйрәм белән котлау гына түгел, ә Диния нәзарәте мөселманнарының таянычы булган өлкән буын турында ихлас кайгырту да булды.

Пәйгамбәребез сөннәте (Аңа сәлам һәм фатиха булсын) буенча корбан ите өч өлешкә бүленде. Акция кысаларында бәйрәм сыйларыннан мәҗлес кунаклары гына түгел, башка кунаклар да авыз итте. Ит картлар йортларына, волонтерлар төркемнәренә, мохтаҗларга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук студентларга таратылды. Шунысы куанычлы, мәчетнең иркен залы күпсанлы теләүчеләрне үзенә сыйдырды, һәркемгә җылылык һәм шатлык бүләк итте.

Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте бу изге эштә катнашкан һәм мохтаҗларга ит тапшырган һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot