news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Cаба районында хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр

Хезмәт алдынгыларына Авыл хуҗалыгы министрлыгының, Саба муниципаль районы Советының Мактау грамоталары, район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Cаба районында хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр
saby-rt.ru

(Саба, 16 ноябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Бүген Сабада игенчелек тармагы алдынгыларын хөрмәтләделәр. Уңыш бәйрәмендә район башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстан авыл хужалыгы министры урынбасары Илдус Габдерахманов катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин чыгышыннан күренгәнчә, уртак тырышлык белән бөртекле-кузаклы культураларның һәр гектарыннан уртача 31 центнер уныш жыеп алынган, тулаем жыем 75523 тонна тәшкил иткән.

Районда механизаторлар 57660 гектар сөрү җирләреннән тыш, Теләче, Питрәч һәм Балык бистәсе басуларында 16000 гектар мәйданда эш башкарган. Җитештерелгән ашлыкның үзкыйммәтте 7 сум тирәсе. Рентабельлелек дәрәҗәсе 11 процент, игенчелек тармагынан акча кереме 358 миллион сум, ягъни барлык тармаклардан керемнең 11 процентын тәшкил итә.

Район башлыгы Рәис Миңнеханов фидакарь хезмәтләре өчен игенче-механизаторларга рәхмәт әйтте. “Башка төбәкләрдә авыл хуҗалыгы нинди хәлдә икәнлеген беләсез. Республикабызда исә аграр тармак сакланып калды, иң авыр вакытта авыл хуҗалыгында эшләүчеләр Татарстан хөкүмәтенең зур ярдәмен тойды. Хезмәтегез алга таба да зурлансын, яңадан-яңа уңышларга иршергә язсын”,– ди Рәис Миңнеханов.

Үткән ел шушы залда район башлыгы Рәис Миңнеханов “КамАЗ” автомашиналар паркының бик иске булуын һәм аларны яңарту буенча эш алып барырга кирәклеген әйткән иде. Һәм ул сүзендә торды, шушы коннәрдә кайтартылган прицеплы алты “КамАЗ” автомашинасы уңыш бәйрәме күргәзмәсендә урын алды. Күргәзмәдә шулай ук башка төр техника белән дә танышырга мөмкин иде.

Уңыш бәйрәмендә хезмәт алдынгыларына Авыл хуҗалыгы министрлыгының, Саба муниципаль районы Советының Мактау грамоталары, район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук гомерләрен аграр тармакка багышланган ветераннар, аларның хезмәтен дәвам итәргә дип авылда эштә калган яшьләр дә сәхнәгә чакырып тәбрикләде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100