news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Cәламәтлек саклау министрлыгы янган автобуста үлүчеләр турында мәгълүматны кире какты

10 октябрь кичендә Әлмәт–Лениногорск маршруты буенча хәрәкәт иткән автобуска ут капкан.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Лениногорск районында ут капкан автобуста һәлак булучылар турындагы гаммәви мәгълүмат чаралары тараткан хәбәр дөреслеккә туры килми. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Әлеге мәгълүмат дөрес түгел. Гадәттән тыш хәл вакытында һәлак булучылар да, зыян күрүчеләр дә юк. Регламент буенча урынга «ашыгыч ярдәм» машинасы килгән, әмма беркемгә дә табиблар ярдәме кирәк булмаган», - дип хәбәр иттеләр агентлыкка ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

Моңа кадәр социаль челтәрләр һәм гаммәви мәгълүмат чараларында 10 октябрь кичендә Әлмәт–Лениногорск маршруты буенча хәрәкәт иткән автобусның яна башлавы турында хәбәр таралды. Агентлык мәгълүматлары буенча, транспорт чарасының мотор бүлегенә ут капкан. 

news_right_1
news_right_2
news_bot