news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ашыгыч ярдәм хастаханәсенең элеккеге баш табибы Мөхәммәдиев Чаллы шәһәр советыннан китте

Чаллы шәһәр советының чираттагы сессиясендә депутат Марат Мөхәммәдиевнең вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуына бәйле мәсьәләне тикшерделәр. Р.С.Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең элеккеге баш табибы, Татарстан сәламәтлек саклау системасында яңа вазифага күчү сәбәпле, депутатлар корпусыннан китте.

Агымдагы елның гыйнварыннан Марат Мөхәммәдиев Казанда Республика клиник онкология диспансерын җитәкләде, шуңа бәйле рәвештә яшәү һәм эшләү урынын алыштырды. Элегрәк ул шулай ук гражданнар сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча шәһәр советының даими комиссиясе рәисе вазифасын башкарган иде.

Мөхәммәдиевнең һөнәри юлы Чаллы медицинасы белән тыгыз бәйләнгән. Ул хезмәт юлын табиб-онколог буларак башлый, бүлек мөдире булып эшли, Республика клиник онкология диспансерының Чаллы филиалын җитәкли.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм сәламәтлек саклау үсешенә керткән өлеше өчен Марат Мөхәммәдиев «Татарстан Республикасының атказанган табибы» исеменә лаек булган. Моңа кадәр аңа шулай ук Чаллының мактаулы гражданины исеме бирелгән иде.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев аның депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы мәсьәләгә аңлатма бирде, Мөхәммәдиевнең медицина үсешенә һәм иҗтимагый эшчәнлеккә керткән зур өлешен билгеләп үтте.

«Марат Фәнисович шәһәр Советы депутаты булды, озак еллар Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә баш табиб булып эшләде, 11 ел шәһәрнең төп медицина учреждениеләренең берсен җитәкләде. Ул үзен җитәкче буларак та, депутат буларак та лаеклы күрсәтте. Яңа эшкә – Республика онкология диспансерына күчү сәбәпле, ул яшәү һәм эшләү урынын алмаштырды. Закон нигезендә, без аның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турында карар кабул итәргә тиеш», – диде Наил Мәһдиев шәһәр Советы сессиясендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot