news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасының элеккеге депутаты һәм улы 14 елга колониягә хөкем ителде

РФ Дәүләт Думасының элеккеге депутаты, Красноярск крае Закон чыгару Җыены вице-спикеры Сергей Натаровны Игаркадагы предприятиеләрнең 100 миллион сумлык милкен урлау турындагы җинаять эше буенча гаепле дип таптылар. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Шулай ук Сергей Натаровның улы – төбәк губернаторының элеккеге киңәшчесе Антон Натаров та гаепле дип табылды.

Суд карары белән Сергей һәм Антон Натаров һәркайсы 14 елга гомуми режимлы колониягә хөкем ителде һәм һәркайсына 4 миллион сум күләмендә штраф билгеләнде. Моннан тыш, Красноярскиның Киров районы суды бу эш буенча узучы тагын 10 гаепләнүчегә хөкем карары чыгарды.

Хокук сакчылары версиясе буенча, Натаровларның әтисе һәм улы да кергән оешкан төркем 2016 елдан 2018 елга кадәр Игарканың муниципаль предприятиеләре ихтыяҗлары өчен бәясе ясалма рәвештә арттырылган товарлар китерү һәм түләүне, шулай ук фиктив хезмәтләр күрсәтүне оештырган. Шул рәвешле, җинаятьчеләр муниципаль предприятиеләргә 100 миллион сумлык зыян китергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot