news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бюллетеньнәрнең 99 проценты эшкәртелгән, тавышларның 76 проценты – Владимир Путинга

Россиядә Владимир Путин өчен 54,4 миллион граждан тавыш бирде.

(Казан, 19 март, "Татар-информ). Россия Үзәк сайлау комиссиясе хәбәренчә, 18 мартта узган Россия Президенты сайлауларында илнең бүгенге җитәкчесе үзенең карьерасында рекорд санда тавыш җыйды – аның өчен 54,4 миллион граждан тавыш бирде, бу 2004 ел белән чагыштырганда 5,1 миллионга күбрәк. Бу хакта РИА Новости яза. Шул ук вакытта сайлаучыларның күпчелеге Владимир Путин өчен тавыш биргән.

19 март иртәсенә, сәгать 6га, Россиядә бюллетеньнәрнең 99,52 проценты эшкәртелгән. Тавыш бирүгә килүчеләр күрсәткече 67 процентны тәшкил иткән. Владимир Путинга тавыш бирүчеләр – 76,65 процент.

Россия Президенты вазифасына барлыгы сигез кандидат дәгъва иткән иде. Шулай ук 19 март иртәсенә булган мәгълүматлар буенча, Павел Грудинин – 11,81 процент, Владимир Жириновский – 5,67 процент, Ксения Собчак – 1,67 процент, Григорий Явлинский – 1,04 процент, Борис Титов – 0,76 процент, Максим Сурайкин – 0,68 процент, Сергей Бабурин 0,65 процент тавыш җыйган.

news_right_1
news_right_2
news_bot