news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта

Россия Президентының май указларына кермәгән исемлектәге хезмәткәрләрнең хезмәт хакы бүгеннән арта.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Федераль бюджетта эшләүче һәм Россия Президентының май указларына кермәгән исемлектәге хезмәткәрләрнең хезмәт хакы 1 октябрьдән 4,3 процентка арта. Бу турыда "Российская газета" хәбәр итте.

Россия Хөкүмәте бу турыдагы боерыкны март аенда ук имзалады. Хезмәт хакын арттыру өчен акча федераль бюджетка салынган.

Мәсәлән, инженер, программист, электромонтер, слесарь, сантехник, техник, социаль психолог, бухгалтер, юрист кебек хезмәткәрләр хезмәт хакы артуын сизәчәк. Шулай ук янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, океанологлар, метеорологлар, урманчылар һәм башкаларның да акчасы артачак, диелә хәбәрдә.

Бу исемлеккә дәүләт хезмәткәрләре дә керә. Шулай итеп федераль казна, бюджет һәм автономияле учреждениеләр, федераль дәүләт органнары, хәрби частьләрдәге гражданнар персоналының хезмәт хакы артачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100