Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бюджетка йөкләнгән социаль вазифалар үтәләчәк - Дмитрий Медведев
Министрлар Кабинеты җитәкчесе якын арада бюджет әзерләү Хөкүмәтнең төп бурычы булып тора дип белдергән.
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Россия бюджетында социаль вазифалар үтәләчәк, шул ук вакытта хакимиятләр чыгымнарның нәтиҗәлелеген һәм рациональлеген күтәрүне дәвам итәчәк дип белдергән Медведев Сочида Инвестиция форумының пленар утырышында. Бу хакта "РИА-Новости" яза.
Министрлар Кабинеты җитәкчесе якын арада бюджет әзерләү Хөкүмәтнең төп бурычы булып тора дип белдергән. Аның сүзләренчә, бюджет тигезлекне сакларга тиеш. Ул аксиома.
"Хәзер дәүләт үз өстенә алган бөтен социаль вазифалар башкарылачак. Бюджет социаль сәясәтнең төп инструменты булып кала", - дигән Медведев.
"Без чыгымнарның нәтиҗәлелеген күтәрергә тырышачакбыз, акчаны игътибарлы һәм рациональ сарыф итәчәкбез. Беренче чиратта, кешеләр һәм икътисад өчен мөһим проектлар финансланачак. Шәхси секторны активрак җәлеп итү, чыгымнарны оптимальләштерү ысулларын эзләү зарур", - дип өстәгән премьер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз