news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бюджетка кергән өстәмә акчалар социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдереләчәк

Закон проекты нигезендә, бюджетның керем өлешен 40,1 млрд сумга арттыру тәкъдим ителә, бюджет чыгымнары 27,1 млрд сумга арттырыла.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Дәүләт Советында 2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Закон проекты турында мәгълүмат тыңлангач, бюджетка кергән акчалар социаль мәсьәләләрне хәл итүгә һәм дефицитны каплауга юнәлдерелә, дип нәтиҗә ясап була.

ТР финанс министры Радик Гайзатуллин 2021 ел бюджетына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча чыгыш ясады. Закон проекты нигезендә, бюджетның керем өлешен 40,1 млрд сумга арттыру тәкъдим ителә. 22,1 млрд сум — салым һәм салым булмаган керемнәр хисабына һәм 18 млрд сум федераль бюджетыннан кергән акча хисабына.

Министр әйтүенчә, быел бюджет үтәлеше барышында барлык керем чыганаклары буенча диярлек уңай тенденцияләр күзәтелә.

Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнарын 27,1 млрд сумга арттыру тәкъдим ителә. Максатчан акчалар (13,8 млрд сум) социаль әһәмиятле программаларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелә, Татарстанның өстәмә 13,3 млрд сум чыгымнарын коронавирус таралышына каршы чараларга, социаль мөһим чаралар үткәрүгә юнәлдереләчәк.

Күрсәтелгән тәкъдимнәр буенча 2021 елга Татарстан Республикасы бюджеты керемнәренең гомуми күләме 359,4 млрд сум булыр дип фаразлана, чыгымнарның гомуми күләме — 350,9 млрд сум. Бюджет дефициты 13,1 млрд сумга кими һәм 8,5 млрд сум тәшкил итәчәк.

2022 елга бюджет 281 млрд 257 млн 282,1 мең сум, чыгымнары 287 млрд 317 млн 530 мең сум, дефицит 6 млрд 60 млн 248 мең сум булачак. 2023 елга — үзгәрешсез. «Бу ел дәвамында республика икътисады элекке хәленә генә кайтмады, ә хәтта пандемиягә кадәр булган күрсәткечләрне арттырып та үтәде», — диде бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леоинд Якунин. Бюджетның социаль юнәлеше сакланганын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100