news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бюджетка кергән өстәмә акча юллар төзүгә һәм социаль ихтыяҗларга тотылачак

2019 елга Татарстан Республикасы бюджетының гомуми күләме керемнәр буенча 281,7 млрд сум, чыгымнар буенча 285,8 млрд сум итеп фаразлана. Дефицит 3,6 млрд сум тәшкил итәчәк.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советында «2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты каралды һәм өч укылышта кабул ителде. Бюджетка кергән өстәмә 5,8 млрд сум акчаны юллар төзелешенә һәм социаль ихтыяҗларга юнәлтергә ниятлиләр.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин 2019 елда республика бюджеты керемнәре һәм чыгымнары буенча фаразланган нәтиҗәләр буенча төзәтмәләр кирәклеген әйтте. «Керем администраторлары түләүләр динамикасы буенча акча керүне әйтә. Федераль бюджеттан да кире кайтарылмый торган кертемнәр буенча төзәтмәләр бар», — диде ул. Шул рәвешле, бюджет кереме 5,8 млрд сумга артуын билгеләп узды.

Якунин сүзләренчә, өстәмә акча юл хуҗалыгы эшчәнлегенә, аграр комплекста кредитлар буенча процентлар түләүгә чыгымнарны кайтаруга, кече һәм урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәменә, аерым категория гражданнарга социаль ярдәмгә сарыф ителәчәк. Ул бу юнәлешләргә чыгымнарның сайлаучылар теләге белән дә туры килүен әйтте. «Бюджетның социаль юнәлеше саклана», — диде комитет рәисе.

Закон проекты нигезендә, бюджет чараларын экономияләү белән бәйле рәвештә, бюджетның чыгым өлеше дә кими. 2019 елда аны 9 900,6 млн сумга киметү тәкъдим ителә. Шул исәптән, киметү бюджет акчаларын түбәндәгеләр нәтиҗәсендә экономияләүгә бәйле.

Дәүләт контрактларын төзегәндә, оптимальләштерү чараларын үткәргәндә конкурент ысуллар куллану; федераль программаларны, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга федераль акчаларны төгәлләштерүгә бәйле рәвештә, Татарстан ягыннан финанслау күләмнәрен үзгәртү; республиканың тиешле максатчан программаларына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, 2020 елга социаль-мәдәни өлкә объектларының кайберләре буенча төзелеш һәм ремонт эшләрен күчерү.

Күрсәтелгән тәкъдимнәр буенча, 2019 елга Татарстан Республикасы бюджетының гомуми күләме керемнәр буенча 281,7 млрд сум, чыгымнар буенча 285,8 млрд сум итеп фаразлана. Дефицит 3,6 млрд сум тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100